Пчеловод авылында маскировка челтәрләре үрделәр
Кукмара районының Пчеловод авылы халкы бергә җыелып, ярдәм йөзеннән махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәре үрделәр.
Бу бердәмлек, бер-береңә ярдәм итү теләге безнең халыкта канга сеңгән диярсең. Пчеловод авылы халкының бу адымы башкаларга да үрнәк булсын.
«Бу изге эштә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Илләребез тыныч булсын, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Һәркем үз өлешен кертеп, кулдан килгәнчә ярдәм итсә, җиңү дә якынрак булыр. Әлеге челтәрләр егетләребезгә дошман күзеннән сакланырга, үзләрен иминлектә хис итәргә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Безнең теләкләребез, йөрәк җылыбыз алар белән бергә. Һәр көнне аларның исән-сау әйләнеп кайтуын теләп яшибез. Тынычлык урнашсын, балалар елмаеп уйнасын», – дип хәбәр итте авыл клубы җитәкчесе Лариса Александрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев