Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Пчеловод авылы клуб хезмәткәрләре балаларны тәкыя үрү техникасына өйрәттеләр

Элгәре заманнардан бирле халыкның яраткан җәйге шөгыльләренең берсе - Питрауга тәкыя үрү булган.

Төрле чәчәкләрдән һәм үләннәрдән такыя үрү -популяр күңел ачу йоласы. Әби-бабаларыбыз да бу эшне яхшы белгән. Бүгенге көндә дә чәчәкләрдән үрелгән тәкыя кию традициясе дәвам итә.

«Кукмара районының Пчеловод авылы клубы хезмәткәрләре «Сосенка» балалар ял итү лагерена барып, малайларга, кызларга тәкыя үрү белән бәйле халык традицияләре турында сөйләгәннәр. “Тәкыя үрү һәм детальләрне тоташтыру ысулларын күрсәттек. Балалар чәчәкнең ике сабагын бергә кушып, берничә иң зур чәчәкне бәйләмгә тоташтырдылар. Икенче чәчәкне алып, беренче сабакка урадылар. Чәчәкләрнең һәркайсы алдагыларына якынрак итеп, тыгызрак үрелә. Такыя башка киярлек булганчы, чәчәкләр өстәүне дәвам иттек», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Лариса Александрова.

Нәтиҗәдә мастер-класста катнашучы балалар тәкыя ясауның барлык серләрен өйрәнгәннәр. Үз образларын тулыландырырга мөмкин булган үзенчәлекле ачык һәм хуш исле аксессуарларга ия булдылар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев