Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Озын бер урамнан торган авыл - Кырбаш

Сүзебез Саба районының бердәнбер керәшен авылы – Кырбаш һәм анда яшәүче халыкның көнкүреше турында.

Кырбашка табигатьнең бар матурлыгы сыйган: болыннары, кырлары, якында ук урманы, елгалары, челтерәп аккан чишмәләре, авыл кырыеннан уза торган тимер юлы белән дан тота ул.

Авылга килеп керүгә, ишелә башлаган хуҗасыз иске йортларны күреп, йөрәк сызып куйса да, атлый торгач, яңа гына җиткезгән зур йортларның да булуы күңелне сөендерде. Димәк, авыл бетмәгән, яши. Озын бер урамнан торган авыл уртасында мәдәният учагы – клуб та бар.

 

Мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бары тик Шәмәрдән поселогында гына.

Кырбаш Шәмәрдән авыл җирлегенә керә һәм ул аннан ике-өч километр гына арада урнашкан.

Командировкага барганда, гадәттә, авыл җирлеге башлыгы белән күрешергә тырышабыз. Авыл халкын борчыган проблемалар, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен нәрсәләр эшләнүе турында җирлек җитәкчесеннән дә күбрәк белүче юктыр. Шәмәрдән җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев безнең белән очрашу өчен Кырбашка үзе килде.

“50гә якын хуҗалыгы булган Кырбаш авылын Шәмәрдән белән асфальт юл тоташтыра. Яшәү өчен бар уңайлыклар да тудырылган – газ, су, ут бар. 80ләп кенә кеше яши. Кырбашның тырыш, бердәм халкы турында әйбәт фикердәмен. Авыл урамы да, зират та, чишмә тирәсе дә һәрвакыт чиста. Бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып торалар, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүдә дә үз өлешләрен кертәләр. Җыр-моңга да оста алар. Күптән түгел, халыктан җыелган үзара салым акчасына, клуб янында урам сәхнәсе ясап куйдык. Янәшдә үк – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм тыныч тормышта яшәп арадан киткән ветераннарның исем-фамилияләре язылган мемориаль такта да бар. Бер генә бәйрәмне дә калдырмыйлар, Питрау, Тройсын, Качману дисеңме – барысы да йолаларга туры китереп уздырыла. Надежда Черненко тырышлыгы белән оештырылган ансамбль үз җирлегебездә генә түгел, районда, республикабызның төрле район-авылларында да чыгыш ясый, Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә. Әлбәттә, һәр авылдагы кебек, бездә дә елдан-ел халыкның кимүе, яшьләрнең читкә китүе күзәтелә. Юкса, районыбызда лаеклы хезмәт хакы түләнә торган күп кенә промышленность предприятиеләре, балалар өчен бакча-мәктәп, сәләтләрен үстерү өчен иҗат үзәкләре дә эшли. Балаларны йөртергә автобуслар да беркетелгән” – диде ул.

 

Алина Кондратьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев