Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җөри авылында республикакүләм «Питрау» бәйрәме 19 июльдә була

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы иң зур Питрау бәйрәменең ни өчен әлеге датада уздырылуын аңлатты.

Мамадыш районының Җөри авылында була торган Республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау»ның 2025 елда уздырылу датасы узган елның 20 декабрендә, керәшен оешмасының идарә утырышында каралды. Ул утырышны республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Анда оешманың 22 район бүлеге җитәкчеләре, идарә членнары, шул исәптән, Мамадыш, Кукмара һәм Яшел Үзән районнары башлыклары Вадим Никитин, Сергий Димитриев һәм Михаил Афанасьев килгән иде.

2025 елда 12 июль шимбәгә туры килә. Бу көнне престол бәйрәмнәре булган авыллар иртәнге якта келәүгә барып, көннең икенче яртысында үзләрендә бәйрәм оештыралар. Шуңа күрә, Иван Егоров республикакүләм «Питрау» бәйрәмен 19 июльдә уздыру өчен тавыш бирүләрен сорады. Идарә членнары бертавыштан хуплады. Шулай итеп, быел Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрау 19 июльдә булачак, Питрау атнасын зур бәйрәм белән тәмамлыйбыз.

Питрауга ел да республикадан һәм чит төбәкләрдән 50гә якын керәшен фольклор ансамбльләре килүе көтелә. Керәшен ишегаллагы, аш-су, түгәрәк уеннар быел да халыкны үзенә җәлеп итәчәк. Шулай ук, «Кряшен чибяре -2025» титулы иясен дә Питрауда белербез.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев