Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентарий Ярослав Нилов җитәкчелегендә җомга көннәрендә эш көне озынлыгын бер сәгатькә кыскартуны тәкъдим иткән закон проектын кертәчәк.
Нилов үзенең телеграм-каналында әлеге норманы кабул итүнең актуальлеген һәм кирәклеген аңлата:
«Бүген, сораштырулар мәгълүматларына караганда, Россия компанияләренең якынча өчтән берендә генә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган. Шул ук вакытта җомга көннәрендә кыскартылган эш көне — хезмәткәрләрне мотивацияләү, хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру инструментларының берсе».
Хәзерге вакытта кайбер эш бирүчеләр җомга көннәрендә эш көнен үз теләкләре белән кыскарта. Әмма, закон нигезендә, эш көне озынлыгы бәйрәм ял көннәре алдыннан гына бер сәгатькә кыскара.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев