Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Олы Шүрнәктәге Ольга Овечкина янында үзебезне өйдәгедәй хис иттек

5 апрельдә Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында яшәүче Ольга Овечкинага 94 яшь тулды.

Ольга Захаровна йортына барып кергәч, үзеңне якын кешеңә кунакка килгәндәй хис итәсең. Аның ягымлы карашы, җылы сүзләре үзенә тартып тора. Ольга Захаровна кечкенәдән җырларга ярата. 33 елдан артык үз авылларының “Сүрәкә” фольклор ансамбле солисты булып, тамашачыларны күңелле керәшен җырулары белән сөендергән.

“Мине җыр яшәтте – тормышының иң катлаулы мизгелләрен сабырлык белән үткәреп җибәрергә ярдәм итте ул. Концерттан соң үземне яшь һәм энергияле итеп хис итәм, җырлагач, вакытлыча булса да мәшәкатьләр турында онытып тора идем”, – ди ул.

Ә авырлыклар аның тормышында җитәрлек булган, чөнки яшь кызның нәфис җилкәләренә Бөек Ватан сугышы кыенлыклары төшкән.

“Әти урында ята иде. Нәнәй кырда күп эшләгәнлектән, мин мәктәпкә бара алмадым, үземнән кечкенә энеләремне карау миңа йөкләнелде. Озакламый әти мәңгелеккә күчте, аның артыннан бераз вакыт узгач ук, энем дә бу дөньядан китеп барды. Авылда кешеләр кечкенәдән физик хезмәткә өйрәтелгән булсалар да, барыбер бик авыр булды, чөнки без, балалар, олылар белән бертигез эшләдек. Колхоз кырларында бөтен эшне дә башкардык: җир сөрдек, уңыш җыйдык, чүп үләннәрен утадык, печән ташыдык. 16 яшемнән мин урман кисүдә катнаштым. Төрле авылларда йөрдек. Башта бүрәнәләрне вагоннарга, аннары баржаларга төйи идек. Бу бик зур хезмәт, ул вакыттагы тормышның авырлыгын искә дә аласы килми. Аякта чабата, кайчакта 15 чакрым араны җәяү үтәргә, аннары шулкадәр үк кире кайтырга туры килде. Сугыштан кайткан ир-атлар белән бергә эшләдек. Аннан, фермага кердем һәм инде пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем. 19 яшемдә авылдаш егеткә кияүгә чыктым. Ул армиягә китеп, 3 ел хезмәт итеп кайтты”, – диде Үлкә түти.

Ире хезмәт иткән вакытта ул каенанасы һәм каенатасы белән яшәгән, фермада дуңгызлар караган, сыер сауган. Иренең әти-әнисе аны эш яратканы өчен хөрмәт иткәннәр. Ире кайткач, яшь гаилә Пермьгә китә, бер елдан алар туган җирләренә кайталар. Кайткач, Ольга Захаровна колхозда бозау караучы булып эшли башлый. Аның гомуми хезмәт стажы – 41 ел. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр. Хәзер Ольга Захаровнаның 8 оныгы һәм бик күп оныкчыклары бар. Әлбәттә, ул аларның барысына да туган телгә, йола-гадәтләргә булган мәхәббәтен җиткерергә тырыша.

“Элек без һәр бәйрәмдә, эшкә барганда-кайтканда да, эштә дә җырлый идек. Керәшен җырулары – әби-бабаларыбызның зур мирасы. Ансамбльгә дә бик теләп йөрдем. Йортта – сыер, дуңгыз, сарыклар, тавык-казлар. Шулай да, Казанга да чыгып китә идем. Берсендә клуб җитәкчесе Казанга барырга кирәк дип, чакырырга килгәч, ирем көлеп: “Вагон алып килегез, малларын төяп алып китсен”, – диде. Үзе бер дә каршы төшмәде, җырсыз яши алмавымны аңлый иде. Яшьтән үк йолаларны, бәйрәмнәрне дә калдырмыйбыз. Олы көн, Питрау, Симек бәйрәмнәрендә күрше авылларга да бара идек. Өй борынча кунаклар булыр иде. Җырлашып, гармуннар белән утырадыр идек туганнар белән”, – ди күкрәгендә бик күп медальләрен таккан Үлкә түтиебез.

Аның медальләре арасында Җиңү бәйрәме уңаеннан да, хезмәтен олылап бирелгәннәре дә бик күп. Үлкә түтидә гаиләсе өчен кыйммәтле ядкарьләр булып, буыннан-буынга тапшырыла торган бизәнү әйберләре дә саклана. Мәсәлән, әнисеннән калган муйтомар, аңа инде 100 елдан артык.

“Миннән соң боларның барысын да балаларым, оныкларым сакласын иде”, – диде тыл ветераны. 

 Үлкә түтинең тавышы әле дә көр. Ул керәшен җыруын җырлап та бирде.  94 яшендә булса да Ольга Овечкина бер урында гына утырырга яратмый. Бакчада эшли, ишегалдына чыгып йорт-җирне чистарта.

Тормыш авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән Үлкә түтигә чын күңелдән озын гомер телибез. Ул – һәрберебез өчен лаеклы үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев