Хәбәрләр

Олы көн ырымнары: Олы көн яндырган шәмнәр төрле сырхаулардан файдалы дип саналган

Керәшеннәрдә ырымнар, борынгы мәҗүсилек чорыннан ук килә торган һәртөрле ышанулар күп булган.

  • Табыннан калган ризыкларны (сөякләр, күкәй кабыклары...) ташларга ярамаган. Аларны игеннәрне, бакча җиләк-җимешләрен, яшелчәне боздан, төрле афәтләрдән саклый, дип ышанганнар.
  • Олы көн күмәчен чәчүгә кадәр саклап, уңыш әйбәт булсын дип, чәчү алдыннан ашый торган булганнар.
  • Олы көн күкәе янгынны сүндерерлек көчкә ия, дип санаганнар.
  • Олы көн яндырган шәмнәр төрле сырхаулардан файдалы дип саналган.
  • Олы көнне иртәдән болытлы булып, кар, яңгыр яуса, ел уңышлы була.
  • Олы көн төне якты булып, көндез казлар очып үтсә, ел уңышлы булмас.
  • Олы көн төненең якты, йолдызлы булуы — тавыкларның күп күкәй салуына, болытлы булуы — сыерның сөтле булуына.
  • Олы көн иртәсендә кояш болытлар арасыннан күтәрелсә, уңыш начар булыр.

Нет комментариев