Хәбәрләр

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган очрашулар җылы һәм күтәренке рухта узды

Өлкәннәр көне — өлкән буынны котлау өчен сәбәп кенә түгел, рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә ул.

«Яшьлек елларын искә төшереп»

Балык Бистәсенең Иванай авылы клубында бәйрәм уңаеннан «Гомер көзе алтын булсын» дип исемләнгән кичә үткәрелгән. 

«Бик матур, җылы очрашу булды. Өлкәннәребез җырлашып, яшьлек елларын искә төшереп, сөйләшеп утырдылар. Укучылар белән матур шигырьләр өйрәндек, чәй өстәле әзерләдек», — диде Иванай авылы клубы җитәкчесе Нина Евдокимова. 

Утыраек әле тагын бер... Н.Евдокимова фотосы
Утыраек әле тагын бер... Н.Евдокимова фотосы

«Үри авылында өлкәннәр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә булган һәм хәзерге вакытта да хезмәттә булган егетләребезнең әти-әниләре белән очрашып, изге теләкләребезне юлладык, бүләкләребезне тапшырдык», — дип хәбәр итте китапханәче Рузилә Вәлиуллина. 

Өлкәннәрне хөрмәтләп
Өлкәннәрне хөрмәтләп

«Гомернең алтын көзе»

Алексеевскиның Кызыл Баран авылы һәм Зур Алан авыллары өлкәннәр өчен мәдәният йортында «Җан җылысын бүләк итәбез» дип исемләнгән ял кичәсе уздырганнар.

«Өлкәннәр көне — ул өлкән буынга йөрәк җылылары, эшкә багышлаган көчләре, яшь буынга, балаларына һәм оныкларына тапшырган тәҗрибәләре өчен рәхмәт әйтү көне. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте: кунаклар яраткан җырларын җырладылар, күңелле әңгәмә кордылар», — дделәр Кызыл Баран мәдәният хезмәткәрләре.

Бергәләп җыелышкач
Бергәләп җыелышкач

Мамадыш районының Албай авыл җирлегендә барлык өлкәннәрне дә чакырып, табын артында бәйрәм ясаганнар.

«Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды. Шунысы сөенечле, болай бәйрәм итү инде ике ел рәттән үткәрелә. Барлык өлкәннәр исеменнән спонсорлар Ирина Шалдымовага, Әхәт Яруллинга, Николай Домолазовка зур рәхмәтебезне белдерәбез», – дип язды балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Мишурина.

Албайда өлкәннәрне табын артына җыйганнар
Албайда өлкәннәрне табын артына җыйганнар

Бу — һәр эштә үрнәк күрсәтүче, акыллы киңәшләрен һәм нәсихәтләрен бирүче кадерле өлкән буын кешеләребез бәйрәмен Менделеевскиның Иске Гришкинда да матур итеп үткәргәннәр. «Алтын йөрәкләр» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылган.

«Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы К.И. Алексеев җыелучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул өлкән буынның гаилә, авыл һәм ил тотынып торган нигез булуын ассызыклады. Бәйрәм матур җыр һәм бию номерлары белән дәвам итте. Артистлар кунакларга чын бәйрәм кәефе бүләк итү өчен бар көчләрен куйдылар. Бәйрәм хөрмәтенә Иске Гришкин авыл китапханәчесе «Гомернең алтын көзе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды, анда килгән кунаклар китаплар белән таныштылар һәм өйләренә укырга алдылар», — диде китапханәче Галина Бармакова.

Фотолар авыл җирлекләреннән


Нет комментариев