Хәбәрләр

Очрашу мизгеле күңелле: Карликовлар гаиләсе 65 ел бергә яшәүләрен билгеләп узды

«Багалмам» керәшен халык фольклор ансамбле Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге вәкилләре белән берлектә Анна һәм Петр Карликовларны котларга барганнар.

Кайчан гына әле Чистай Керәшен йортында карендәшебез Анна түти Карликова белән аның иҗат кичәсендә очрашкан идек. Аннан соң инде шактый гына көннәр үтеп тә киткән. Кеше нинди генә биеклеккә ирешсә дә, нинди генә исемнәр яуласа да, кайда гына хезмәт итсә дә, аның нигез ташы булып, туган авылы кала, ә туган авылда очрашу – үзе зур бәйрәм.

Анна түти белән Петр дәдәй безне капка төбенә үк чыгып каршы алдылар. Бераз кара-каршы күрешү җырулары җырлашканнан соң, өйләренә кердек. Ә өйдә алар матур өстәлләр корганнар... Барлык мәшәкатьләрне онытып, 4-5 сәгать сөйләшеп, җырлашып, күңел ачып утырулар, сизелми дә үтеп китте. 

Керәшеннәрнең иң күркәм сыйфатларын үзләренә туплаган, яшәү рәвешләре белән күпләргә үрнәк булган, балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүче бу асыл затларга ныклы сәламәтлек, кояшлы һәм шатлыклы көннәр, бәхетле картлык, алга таба да матур очрашулар булып торсын дигән теләктә юлга кузгалдык.

Чистай шәһәре 2 гимназия
укытучысы С. Н. Орлова


Нет комментариев