Назаровка авылы керәшен музеенда Май чабу бәйрәме узды
Бу бәйрәм 24 февральдән 2 мартка кадәр үткәрелә, һәм бу атна дәвамында авылда кунакка йөрешүләр башлана.
Һәр йортта кайнар коймак пешерелә, һәм бу вакытта авыл халкы бергә җыелып, бәйрәмне күңелле итеп үткәрә.
27 февраль көнне Назаровка авылы клубында Май чабу бәйрәмен билгеләп үтү өчен балалар белән очрашу оештырылды. Керәшен музеенда узган бу чарага килүчеләр кайнар коймактан авыз иттеләр, бергә җырлап, биеделәр. Мондый очрашулар авылның мәдәни традицияләрен яңартып, халыкны берләштерүгә ярдәм итә.
«Чара «халык исән – аның мәдәнияте исән» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Бу проект керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен саклауга юнәлтелгән, һәм аның кысаларында үткәрелгән чаралар халыкның бердәмлеген һәм мәдәни мирасын ныгытуга зур өлеш кертә. Назаровка авылының Май чабу бәйрәме, шушы традицияләрне дәвам итү һәм яшь буынга җиткерү өчен искиткеч мөмкинлек булды»,– дип хәбәр иттеләр Назаровканың мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев