Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Наил Табанаков: «Мин танылган кеше, әмма популяр түгел»

Блогер Олеся Дмитриева (Лесная) заманында татар эстрадасында танылган автор-башкаручы Наил Табанаков белән әңгәмә корган.

— Ничек хәлләрегез?
— Аяк-кул исән, бәреп үтермәделәр әле.

— Ә менә сәхнәдән китүнең төп сәбәбе нинди?
— Кешене концертка җыю өчен, популяр булырга кирәк. Мин — танылган кеше, әмма популяр түгел. Шуңа күрә миңа концертка кеше җыю авыр. Нәрсәгә акча түгәргә? Зал арендасы, рекламага тоткан акча үзен акламый.

— Ә сәбәбе эчүчелек булмадымы?
— Эчүчелек дип, минем баш тартканым юк. Авызны ябып тормыйлар. Салсалар гына түгел, үзем сатып алып та эчә алам. Нәрсәгә яшереп торырга инде аны.

— Сәхнәдән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнәсез?
— Банкетларым бар минем. Монда автосервиста да эшлим.

— Эстрадада дусларыгыз бармы?
— Дуслар бөтенләй юк алар. Мин шул Рахматуллин белән аралашам. Гади кеше дип әйтимме инде. Мин бит сәхнә артында нәрсә булганын үз күзем белән күрдем. Берсе сәхнәгә чыгып китә җырларга, икенчесе гримеркада кала, тегесен «чәйни». Аннары тегесе сәхнәдән керә, җырларга чыгып киткәнен «чәйни» башлый.

— Хәзерге вактта эстрадада кемнәрне аерып әйтер идегез?
— Иркә, Илсөя молодец. Хәзерге артистларның кассовый җырларын кабул итә алмыйм.

— Сез «плюс»ка җырлыйсызмы?
— Юк. Бер съемка булды «Ленин» мәдәният йортында, анда плюска җырларга куштылар. Мин Наилә исемле режиссер белән прух-прах киледк тә, шуннан мине «ТНВ»га чакырмыйлар.

 

— Соңгы вакытта җырларыгызны яңартып җырлый башладылар. Ул җырларны кешегә бирергә жалко түгелме?
— Ююк, жалко түгел. Мәсәлән, «Кызлар көлә» җыры минем башкаруда билгеле бер стильдә иде. Мин сәхнәдән киткәч, ул җыр онытылды. Хәзер аны Ильнат Фархуллин җырлый. Мин аны хәзер банкетларда җырлаганда, инде башкача кабул ителә, халык белә.

— Тормышта иң зур үкенечегез?
— Бар инде ул, 90нчы елларда. Әшәкелекләр эшләп йөргән булды. Кирәк булмаган ул, мин аны хәзер аңламыйм.

 

— Концерт куярга теләгегез юкмы соң, «УНИКС»ны тутырып?
— Кем килсен минем концертка. Хәзер анда аренда 200 мең, ди. Юк…

 

— Берәр спонсор табып чыгып кара инде.
— Акчаны алуын алырсың, аны бит әле бирәсе дә бар, «отдача»сы булырга тиеш.

— Фанаткалар язамы соң?
— ВКонтактеда күбрәк. Көнгә 100ләп сообщение килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев