Надежда Юмагулова: «40-50 яшьләрдә чорда дуслыкның мәгънәсе үзгәрә»
Дуслык - кешеләр арасында күренмәс җепләр белән бәйләнгән элемтә. Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Надежда Юмагулова яшьлек, студент елларыннан ук якын итеп йөргән дуслары турында язды.
40-50 яшьлек чор — хатын-кыз гомеренең «алтын вакыты». Бу чорда дуслыкның мәгънәсе үзгәрә. Ясалмалылык юк: дусларым мине, мин дусларымны ничек бар, шулай кабул итәбез. Сүзсез дә аңлашабыз кай чакта. Мин дусларымны, дусларым мине караштан, кыяфәттән, уз-үзебезне тотыштан ук хәлебезне аңлыйбыз. Бу дуслык — гаилә белән бәйле булмаган «икенче дөнья». Хатын-кыз буларак, безнең тормышта гаилә, балалар, эш зур урынны алып тора. Әмма дуслар белән генә «матурлык», «хобби», «яшьлек» һәм башка бик күп хатын-кызга гына хас булган темаларга ачылып сөйләшеп, җыелган «проблемаларны» чишәргә була.
Дуслар кирәксез киңәшләр белән башны катырмый. Алар киңәш бирсә дә, ул чикле һәм файдалы. Кайчак кешегә тыңлаучы да кирәк бит. Уртак тарих та дусларны берләштерә. Яшьлектәге дуслар — сезнең яшьлекне, балалык елларыгызны белгән, сезнең эчке дөньягызның үсешен күргән кешеләр. Дуслар — сезнең яшьлекне саклаучылар.
40-50 яшьлектә дуслык — ул иң кыйммәтле хәзинә. Шуңа күрә, дусларыгызны кадерләгез, чөнки алар сезнең элеккегезне дә, бүгенгегезне дә аңлый торган бердәнбер кешеләр. Иң якын дусларым: курсташым, апам урынына күргән дустым, Аксубай кызы — Тәслимә; берничә ел хезмәттәшем булган, сеңлем урынына күргән дустым, Мөслим кызы Зөлфия; классташым (башлангыч класста бергә укыдык), бүгенге көндә Чаллыда яшәүче дустым Оксана. Өчесе өч якта, шуңа да карамастан, без чын дуслар. Бу вакыт тикшерүен үткән дуслар.
Алиса Ахметшина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев