Монай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм әзерлиләр
Менделеевск районының Монай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итү максатыннан, игелекле эш дәвам итә.
Авыл халкы, үзләренең күңел җылысын һәм кайгыртучанлыгын кушып, маскировка челтәрләре үрәләр.
Көннәрен эш урыннарында уздырганнан соң, кичләрен «Күңел җылысы» дип исемләнгән патриотик төркем волонтерлары Монай мәдәният йортында җыелалар. Бу игелекле эштә авылның барлык теләгән кешеләре катнаша ала.

Мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Бакаева, бу эшкә кушылучы һәркемгә зур рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, үрелгән барлык челтәрләр, шулай ук авыл халкы китергән җылы оекбашлар, киемнәр һәм солдатларга язылган хатлар, хәрбиләребезгә җибәреләчәк.
«Безнең үрелгән челтәрләр, бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз, - ди Надежда Бакаева. – Бу игелекле гамәл, хәрбиләребезнең рухын күтәреп, аларны туган якларының җылысы белән берләштерәчәк».

Надежда Бакаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев