Монай авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә
Монай – Менделеевск районындагы авыл. Анда керәшеннәр, руслар һәм башкалар бик дус яши.
Игелеклелек һәм битараф булмау, бердәмләк — бу авыл халкының төп сыйфаты. Монай мәдәният йорты активистлары һәм бөтен авылы халкы берләшеп, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә актив рәвештә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
«Һәрберебез аңлый: анда, алгы сызыкта, матди ярдәм генә түгел,, туган яктан килгән хәбәрләр дә бик мөһим. Без гуманитар ярдәм җыюны, маскировка челтәрләре үрүне һәм посылкалар әзерләүне дәвам итәбез. Аларга без үз кайгыртуыбызны һәм тиз арада җиңүгә булган ышанычыбызны туплыйбыз.
Уртак эшкә вакыт һәм көч тапкан һәркемгә рәхмәт. Бергәләп без — зур көч!», – ди мәдәният йорты хезмәткәре Надежда Бакаева.


Н. Бакаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев