Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Монай авылы музеенда карендәшебез Мария Тихонова тапшырган экпонатлар

Монай – Менделеевск районындагы авыл.

Бүген Монайда керәшеннәр, руслар һәм башка халыклар бик дус яши. Авыл халкы күбесенчә Менделеевскида эшли, чөнки Шәһәр авылдан нибары биш чакрым ераклыкта, шулай ук күрше Алабуга һәм Яр Чаллыда эшләүчеләр дә бар. Яшьләрнең күбесе шәһәрләрдә эшли һәм укый. Авылда колхоз һәм совхозлар булмау сәбәпле эш юк. 2013 елда Монайда клуб төзегәннәр, шунда ук авылның музей почмагы да бар.

 

 

“Халыкара музей көнендә авыл халкы музейдагы яңа экспонатлар белән танышты. Борынгы әйберләрне безнең авылда яшәүче Мария Тихонова бүләк итте. Бу көнкүреш әйберләренең барысы да аның әнисе Анна Степановна Созонова хуҗалыгында булган. Музей экспонатлары булып, бу әйберләр яңарачак, безнең музей почмагындагы күргәзмәләрдә һәм экспозицияләрдә халыкка тәкъдим ителәчәк. Һәр сакланган әйбер – ул шәхси тормыш шаһиты. Димәк, гаилә истәлекләрен вакытлар, буыннар бәйләнеше өзелмәсен өчен сакларга кирәк”, – дип язды клуб җитәкчесе Надежда Бакаева.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев