Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Минзәлә мәдәният йортында керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләделәр

20 ноябрьдә Минзәләнең мәдәни мирас йортында “Керәшеннәрнең мәдәнияте: йола-гадәтләре” темасына күңелле очрашу узган.

“Керәшеннәрнең мәдәнияте: йола-гадәтләре” дигән очрашуда Минзәләнең 1 нче мәктәбендәге 5 нче класс укучылары катнашкан.

 Укучыларга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Светлана Упаева керәшеннәрнең бай мәдәни мирасы турында кызыклы мәгълүматлар җиткергән. Ул бәйрәмнәр, йолалар һәм традицияләр турында презентация тәкъдим иткән, шулай ук керәшен биюләре буенча мастер-класс үткәргән.

Очрашуда якташлары Рифнур Кәбиров керәшен җыруларын башкарган. Балалар бик яратып тыңлап утырганнар.

Дусай-Кичү мәдәният йорты җитәкчесе Г. Гайсина балаларны керәшеннәрнең милли аш-су серләре белән таныштырып, шишара пешерү буенча мастер-класс оештырган. Укучылар актив катнашып, сораулар биреп, җырлап, биеп, вакытларын күңелле уздырганнар.

Бәйрәм ахырында бергәләп чәй эчеп, күңелле мизгелләр белән очрашуны тәмамлаганнар.

Светлана Упаева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев