Менделеевск керәшен авылларындагы карендәшләребез гала-концертта катнашты
Менделеевскида «Гордись, Отчизна, славные сынами!» XXIV район халык иҗаты фестиваленең гала – концерты узды.
Тамашачылар Менделеевск районы мәдәният учреждениеләренең иң яхшы иҗат коллективлары чыгышын карады. Программада-халык җырлары, биюләр, музыкаль номерлар һәм башка матур чыгышлар булды.
Әлбәттә, мондый чаралардан керәшен авыллары да, карендәшләребез дә читтә калмады. Сәйтәк авылыннан Надежда Тубалова (вокал), керәшен җыр һәм бию ансамбле «Карендәшләр» (вокал ансамбль) номинацияләрендә икенче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.
«Гассар исемендәге мәдәният сарае сәхнәсендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фестивальнең гала-концерты матур үтте. Анда барлык Менделеевск районының иң яхшы иҗади номерлары белән чыгышлар ясалды. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте», – дип сөйләде Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев