Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә катнашучы Урта Баграж егете биш медаль белән бүләкләнгән

Владислав махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Россия Президенты Владимир Путин указы «Батырлык өчен», Россия Оборона министрлыгыннан «За боевые заслуги», «За ратную доблесть», “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби разведкада хезмәт өчен” медальләренә лаек булган.

Әлеге медальләр сугышларда һәм тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлык өчен бирелә.

Зәй районының Урта Баграж авылындагы тырыш, үрнәк гаиләдә үскән Владислав өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көнендә үк Ватан иминлеген сакларга китте. Үз алдына куелган хәрби бурычны егет төгәл үти, алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә. Очеретино, Бердычи, Прогресс, Евгеновка, Восход һәм башка торак пунктларны азат итүдә катнашкан. Аерым шәхси казанышлары, батырлыгы, тырышлыгы һәм хезмәттәге аерымлыгы өчен биш медаль һәм генерал-полковник исеменнән грамота белән бүләкләнгән. 

Хәрби зонада егет “Кузьма” позывноен йөртә. Туган якка ялларга кайтканда ул һәрвакыт маскировка челтәрләре үрүчеләр янына күчтәнәчләр белән кереп, аларга рәхмәт белдерә.

«Зәй волонтерларыннан безгә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, башка төрле кирәкле әйберләр килә. Авылдашлар да районнан китүче гуманитар ярдәм аша посылкалар җибәрә. Рәхмәт безгә ярдәм итүчеләргә», - ди «Кузьма».

Без  батырлыклар күрсәтеп, югары дәүләт бүләкләренә лаек шундый егетләр белән горурланабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев