Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәшләк авылында яшәүче Анастасия түти ни өчен җиләккә йөрүдән курка?

Балык Бистәсе районының олы Мәшләк авылында яшәүче Анастасия түти ни өчен җиләккә йөрмәвен сөйләде.

Олы Мәшләк авылында яшәүче Анастасия түти җиләккә йөрмәвенең сәбәбе бик гади – ул еланнардан бик курка.

"Юк шул, мин җиләккә йөрмим, еланнан бик куркам. Бер куркыныч очрак илле елдан артык инде күз алдымнан китми," – ди ул.

Аннары ул үзенең балачагындагы бер вакыйганы искә төшерде. Әтисе урманда умартачы булган, һәм аларның акыллы, зур этләре булган. Бу эт аларга урманда курыкмыйча йөрергә ярдәм иткән.

"Шулай бервакыт мин дә ияреп, урман кырыйлатып барабыз, үлән кыштырдады, эт шуңа сикерде, елан булып чыкты анда. Этнең муенына чорналды да угын тыкты. Бер атна шешенеп ятып үлде этебез," – дип сөйләде Анастасия түти.

Шуңа күрә ул җиләк җыючыларга, бигрәк тә урманда йөргәндә, һәрвакыт сак булырга кирәклеген кисәтә.

Еланнардан курку – табигый нәрсә, ә баштан кичергән хәл исә бу куркуны тагын да көчәйтә. Куркыныч вакыйгадан соң урман кеше өчен җиләк җыярга гына түгел, ә гомумән, аяк басарга да куркыныч урынга әвереләдер..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев