Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Машиналары булган кешеләр өчен яңалык

2026 елның 1 гыйнварыннан җиңел автомобильләр өчен техник карау бәясе уртача 9,7 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы хәбәр итә.

Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) методикасына таянып, төбәкләрнең яртысыннан артыгы яңа тарифларны билгеләгән инде. Иң югары бәя Чукоткада булачак — 5,4 мең сум, ә Санкт-Петербургта — 2 мең сум.

Төбәкләр яңа ставкаларны 20 декабрьгә кадәр расларга тиеш иде. Җиңел машиналарга техник карау бәясе, индексация 7,4–7,5 процент булган 2024 ел белән чагыштырганда, күбрәккә артачак.

Техник карау такси, йөк машиналары һәм автобуслар өчен мәҗбүри булып кала. Ә җиңел автомобиль хуҗалары аны дүрт елдан өлкәнрәк машинаны яңадан теркәгәндә яисә аның конструкциясенә үзгәрешләр керткәндә генә үтәләр. Узган ел җиңел машиналар өчен 5,9 миллион диагностика картасы тутырылган.

ФАС методикасы техник карау операторларыннан тәкъдимнәр җыюны күздә тота. Ләкин чынлыкта эшмәкәрләр исәпләүләр өчен мәгълүматны бик сирәк бирәләр, шуңа күрә хакимият органнары, инфляцияне исәпкә алып, бәяләрне үзләре индексацияли.

Иң югары тарифлар Чукоткада, Санкт-Петербургта, Амур өлкәсендә һәм Ненец автономияле округында билгеләнгән. Иң түбән бәяләр — Волгоград һәм Новгород өлкәләрендә. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә техник карау бәясе 1,2 мең сумга кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев