Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Маргарита һәм Анатолий Ивановларга «Мәхәббәт һәм тугырылык» медале тапшырылды

Илнең төп законнар чыгару органы тарихында беренче мәртәбә буларак, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган гаиләләрне бүләкләделәр. Алар арасында Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов гаиләсе дә бар.

Анатолий Петрович белән Маргарита Семеновна 41 ел бергә яшиләр. Дүрт дистә ел – меңнәрчә бергә яшәгән көннәр, уртак мәшәкатьләр, шатлыклар, җиңүләр ул. Балалар үстереп, бүгенге көндә биш оныкларының уңышларына сөненеп яшиләр.

«Иң мөһиме – гаилә. Хатыным Маргарита белән 41 ел эчендә без бер-беребезгә рухи ныклык биреп яшибез. Ә бүген безне балаларыбызның һәм биш оныгыбызның уңышлары илһамландыра. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален алу күңелле генә түгел, ул зур җаваплылык та. Гаилә – ул безнең төп хезмәтебез», – дип әйтә Анатолий Петрович.

Бу сүзләрдә — бер-береңне кайгырту, мөһим мәсьәләләрдә уртак карарга килә алу. Мамадышта гаиләләргә ярдәм итү, яшь гаиләләргә тиешле тормыш шартлары тудыру Анатолий Петровичның һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала да.

* * * 

Гаилә бәйрәменең тарихы да үзенчәлекле. Ул 2008 елда социаль-мәдәни инициативалар фонды җитәкчесе Светлана Медведева  инициативасы белән барлыкка килде. Ә 2022 елдан, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дәүләт статусын алды. Нәкъ менә гаиләдә без якыннарыбызны яратырга, аларны кайгыртырга һәм тугрылыкка өйрәнәбез. Шул сыйфатлар киләчәк тормышыбызның уңышы нигезенә салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев