Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштан Татьяна Петухова үз кушаматларының килеп чыгышын сөйләде

Керәшенчә марафонда катнашучы Татьяна Петухова чыгышы белән Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан. Ул үзләренең «әпәтләр» кушаматының килеп чыгышы турында язды.

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Ә минем авылдашларым Югары Әрнәш халкы-тарих давыллары аша үз асылын, борынгыдан килгән рухи байлыкларын, йолаларын саклап кала алган.

Ә менә нәсел кушаматларының һәм ыру билгеләренең барлыкка килүе борынгы заманнарга барып тоташа. Кушамат ул барлык халыкларга дахас нәрсә, ә без керәшеннәр өчен – табигый бер сыйфат. Авылдан кемне дә булса исем фамилиясен әйтеп сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр кушаматы белән әйтсәң, шунда ук беләләр.

Бу урында мисал итеп үземнең нәселне китерәм.  Минем бабамның сугышка алалар, күптә үтми бабай кире әйләнеп кайта. Мондый әйләнеп кайтулар әллә ничә тапкыр кабатлана. Менә шуннан соң «опять кайтты бу» дигән кушамат йогып кала инде безнең нәселгә.

Кушаматлар – керәшен тарихының зур бер өлеше, алар аша нәсел тарихын өйрәнергә була.

Фото: Татьяна Петухованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев