Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштан Римма Кузнецова «Җиңү тәрәзәләре»акциясенә кушылулары турында сөйләде

Нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора.

Тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә баланың теле ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, анда халкыбыз мирасына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау мөһим.

Мамадыш районының 12нче «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче Римма Кузнецова иң кечкенәләр төркемендә эшли.

 

 

“Без балалар белән һәр бәйрәмне билгеләп үтәбез. Бәйрәм атрибутлары, йолалары белән таныштырабыз. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы уңайдан,безнең балалар бакчасы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Без дә үз төркемебез бүлмәсендәге тәрәзәләрне нәниләр белән бергәләп оригами ысулы белән кәгазьдән тынычлык кошлары – күгәрченнәр ясап бизәдек. Әлеге рәсемнәрне матурлап тәрәзәләргә беркеттек. Хәзер урамнан узганда кешеләр һәрвакыт балалар бакчасы тәрәзәләренә күз сала. Шулай ук, Олы көн бәйрәме турында да балаларга аңлаттык. Күкәй ману, кулич пешерү, бәйрәм табыны төзү турында сөйләштек. Әлбәттә безнең һәр алымыбызда балаларның сөйләм телен үстерү дә беренче урында тора”, – диде Римма Александровна.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев