Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштан яшь врач Оксана Федорова һөнәри юлын туган ягында башлаган

Оксана Федорова Мамадыш кызы. Йошкар Ола шәһәрендәге Мари дәүләт университетын тәмамлап, эшкә туган ягына кайткан.

Мамадыш үзәк район хастаханәсенә быел яшь белгечләр эшкә урнашты. Алар арсында Оксана Федорова да бар. 

Оксана 2019 елда Мари дәүләт университетының «дәвалау эше» факультетына керә. Алты ел укып диплом алгач, үзенең һөнәри юлын нәкъ менә туган ягында башлап җибәрә. Оксана әйтүенчә, китаптагы теория һәм кешеләр белән эшләү, аларның сәламәтлекләре өчен җаваплылык – икесе ике төрле дөнья.

«Эшли башлагач куркыныч булды. Чөнки барысы да минем өчен яңалык. Бу сиңа уку йорты гына түгел, ә үзәк хастаханәсенә. Зур җаваплылык. Ләкин, шуңа да карамастан, адаптация чоры яхшы уза, үземә ышаныч бар. Сораулар килеп чыкса, һәрвакыт коллегаларым ярдәмгә килә. Приемга килүчеләр, авырулардан терелеп, елмаюлы йөзләр белән кайтып китүләре, аеруча сөендерә. Кешеләргә ярдәм итәргә яратам, шуңа да, медицинаны сайладым», – дип әйтә Оксана.

Оксана бер урында тик утырмый, булган мөмкинләрдән файдаланырга тырыша. Мамадышта, «Земский доктор»программасына документлар биреп, киләчәккә планнар кора.

Оксана Федорова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев