Мамадышта Валентина Максимова белән очрашу булган
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узган очрашу керәшен культурасына багышланган. Анда Мамадышның К.Валиев исемендәге 2нче лицей укучылары килгән.
Очрашуга Колышчы авылында яшәүче, керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова, Раиса һәм Борис Усачевлар килгән.
Кичәдә әле күптән түгел генә басылып чыккан, керәшен этнографиясенә һәм культурасына багышланган «Мирас» ( «Наследие») җыентыгы турында да сөйләгәннәр. Валентина Петровна китап өстендә эшләү, аның әһәмияте турында сөйләгән.

Мамадыш районының китапханәсе әйтүенчә, укучылар керәшен киемнәрен, бизәнү әйберләрен, чигелкән бистәрләрен зур кызыксыну белән караганнар. Алар, шулай ук, керәшеннәрдә сакланган сирәк исемнәр һәм борынгы сүзләр турында да белгәннәр. Керәшеннәрнең элгәреге уеннарын да уйнаганнар.

Очрашу барышында концерт номерлары да булган. Мамадышның «Урагай» керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясаган.
Ахырында Валентина Максимова китапханәгә «Мирас» китабын бүләк иткән.


Фото Диляра Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев