Мамадышта уздырылган милли ашлар фестиваленә керәшеннәр 10 төр ризык әзерләгән
Шәһәр көнендә Мамадышта милли ашлар фестивале дә оештырылган. 5 милләт – керәшен, татар, рус, мари, удмурт үз милли ризыкларыннан табын корганнар.
Район мәктәпләре әзерләгән 5 өстәл сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган. Яңа пешкән камыр ризыклары һәм хуш исле чәй һәркемне җәлеп иткән. Бәйрәмгә килүчеләр керәшен, татар, рус, мари, удмуртларның аш-су традицияләре белән танышканнар. Алардан авыз итеп кенә калмаганнар, ничек әзерләгәннәрен сорашканнар. Керәшен ризыгы урын алган өстәл бай булуы белән аерылып торган. Анда пирмәнкә, тәбикмәк һәм төрле җиләктән ясалган вареньелар булган.
Бу керәшен өстәле турында Көек Ерыкса урта мәктәбе директоры Гөлнара Шәйхетдинова түбәндәгеләрне сөйләде:
«Район мәгариф бүлеге безгә керәшен өстәле әзерләргә киңәш иткәч, шатланып ризалаштык. Эшкә тотынганчы, без методист Энҗе Низамова белән интернеттагы рецептларны карадык, керәшеннәрнең үзләреннән дә сорадык. Җөри авылында күп еллар яшәүче техник хезмәткәребез Венера Никитина һәм район мәдәният йорты методисты Роза Галкина төп консультантларыбыз булды. Алар үз гаиләләренең яраткан ризыклары турында сөйләделәр, аларны ничек әзерләргә икәнен өйрәттеләр. Венера Харитоновна дучмак пешереп күрсәтте. Алар авылында аның формасы үзенчәлекле. Ә Роза Павловна әнисенең пирмәнкәгә эчлекне ничек әзерләвен сөйләде. Нәтиҗәдә, уртак тырышлык белән, без ун төргә якын камыр ризыгы әзерләдек. Бер өлешен алдан пешердек, бер өлешен – бәйрәм көнендә. Кунаклар безнең сый-нигъмәтебезне югары бәяләделәр».
Фото: Мамадыш-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев