Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадышның «Урагай» ансамбле «Яңгыр теләү» йоласын күрсәтте

Казанның М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, «Тормыш агачы» («Древо жизни») проекты кысаларында, фестиваль уздырылды.

Әлеге проект Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Анда керәшен, татар, рус, башкорт, удмурт, мари культурасын күрсәттеләр. Керәшеннәрнең «Яңгыр теләү» йоласын Мамадышның «Урагай» керәшен фольклор ансамбле күрсәтте. Әлеге йоланы элгәре корылык вакытында уздыра торган булганнар.

Ансамбль йоланы гына күрсәтеп калмады, керәшен көнкүреше әйберләренән күргәзмә дә оештырган: чигелгән сөлгеләр, пәрдәләр, йорт кирәк-яраклары. Чыгыш керәшен җырулары һәм биюләре белән үрелеп барган.

Йолалардан тыш, килүчеләр өчен төрле саклавыялар ясау, милли ашлар пешерү буенча мастер-класслар оештырылган. 

Фото: Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев