Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадышлылар ерак Белоруссиядә район данын яклады

28-30 июньдә Белоруссия республикасының Дубровно шәһәрендә халыкара «Днепровские голоса в Дубровно» җыр һәм музыка фестивале узды. 31нче тапкыр оештырылган бу фестивальгә төрле төбәкләрдән килгәннәр иде.

Әлеге фестивальдә катнашу Мамадыш районы мәдәният хезмәткәрләре өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ шушы Дубровно шәһәре барган сугышларда Мамадыштан Фәрит Яруллин һаләк булган һәм шунда җирләнгән. Мамадыштагы балалар сәнгать мәктәбе дә батыр якташлары композитор Фәрит Яруллин исемен йөртә.  

Фестивальдә Мамадыш мәдәният хезмәткәрләре күп милләтле районны лаеклы рәвештә күрсәткәннәр – алар керәшен, рус, татар һәм башка милләтләрнең асылын чагылдырган  сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясаганнар. Карендәшләребез, Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков һәм Роза Галкина да  милли керәшен киемнәреннән булганнар. Мамадыш ягының кунакчыллыгы билгесе - чигүле бистәргә куелган күпереп пешкән ипи дә күпләр игътибарын үзенә тарткан…

Фестиваль кысаларында уздырылган «Голосистый соловей» конкурсында чыгыш ясап, Валерий Шрыков икенче урынга лаек булган, аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылган.

 

Районның мәдәният хезмәткәрләре делегациясе ерак Белоруссиядә уздырылган фестивальдә Мамадыш данын лаеклы яклаганнар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев