Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыш «Кряшен чибяре-2025» титулы иясе Арина Трушова: «Конкурс төрле яклап үсеш бирде»

Питрау алдыннан Мамадыш «Кряшен чибяре – 2025» титулы иясе, “Онлайн Кряшен Чибяре” Арина Трушова белән аралаштык.

— «Кряшен чибяре» конкурсында катнашу көтмәгәндә булдымы, әллә күптәнге хыял идеме? 
— Конкурсны бәләкәйдән күзәтте. Андагы кызларга карап, үземне дә шул сәхнәдә күз алдына китерә идем. Шуңа күрә, күптәнге хыялым булып, үз теләгем белән катнаштым.

— Конкурста беренче катнаштың. Әзерлек вакытында авырлыклар булдымы?
— Ныклап әзерләнгәме икән, авырлыклар булмады. Ярдәм итүчеләр дә шактый иде. Баштарак, үземне, халкымның культурасын, авылым гадәтләрен, йолаларын лаеклы күрсәтә алырмынмы, дип куркып торсам да, барысы да нәкъ мин теләгәнчә килеп чыкты.

— Мамадыш күләмендә «Кряшен чибяре» булу синең өчен нәрсә? 
— Үзем шушы район кызы буларак, Мамадыш күләмендә «Кряшен чибяре» булу — зур дәрәҗә. Масштаблы, зур конкурста җиңүем белән горурланам.

— Тагын катнашып карау уе бармы? 
— Быел чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү сәбәпле, катнаша алмадым. Аллага шөкер, 11 классны көмеш медальгә тәмамладым, югары уку йортына керергә исәп. Ә конкурска килгәндә, әйе, киләчәктә, тагын катнашырга насыйп булсын иде дип теләп торам. 

— «Кряшен чибяре» нинди яңа якларыңны ачты? 
— Төрле яклап үсеш бирде. Үз йолаларыбыз, бәйрәмнәребезне, җыруларыбызны зур сәхнәдә күрсәтү, үз-үземдә ышаныч арттырды.

— Конкурста катнашырга уйлаучы кызларга ни әйтер идең?
— Кызлар, бернәрсәдән дә курыкмагыз, оялмагыз. Үз максатларыгызга ирешегез.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев