Кайбычның Мәлки авылында күңелле бәйрәм булды — биредә «Җырлаучы авыл» фестивале узды.
Күпфункцияле үзәк каршындагы мәйданчык бу көнне авылның җанлы үзәгенә әверелде: монда яңгыраган моңлы көйләр ерактан ук үзенә тартып торды.
Бәйрәмнең иң матур ягы — буыннар бәйләнеше булды. Яшьләр дә, өлкәннәр дә, олы буын вәкилләре дә бердәм булып, бергәләшеп җырладылар, биеделәр.
«Репертуар да бик бай иде: йөрәккә үтеп керә торган халык җыруларыннан алып, һәркемнең яраткан эстрада хитларына кадәр — моңлы лирика да, күңелләрне күтәрерлек дәртле җырлар да яңгырады.
Бу көнне Мәлки чыннан да «җырлаучы авыл» исемен аклады. Күңелләрдә якты хатирәләр, ә йөзләрдә елмаю калдырды бу очрашу. Килгән һәркем үзенең җыр сөюен, туган җиренә булган мәхәббәтен күрсәтте.
Мондый чаралар авылларыбызның ямен арттыра, халыкны берләштерә. Киләчәктә дә Мәлкидә шатлыклы җырлар яңгырап торсын!!, – дип язды Мәлки китапханәсе хезмәткәре.
Фотолар Мәлки китапханәсеннән.
Нет комментариев