Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәстән Марина Казанцева: «Сугыштан соңгы авыр елларны әбиләр еламыйча сөйли алмыйлар»

Тукай районының Мәләкәс авылыннан Марина Казанцеваның керәшенчә марафондагы язмасыннан.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Мәдәният йортында эшләгәч, тыл ветераннары белән еш очрашырга туры килгәләде. Бигрәк тә 9 май белән котларга кергәч, аларның күңелләре үзгәреп китә, күзләреннән яшьләр килә. Сугыш, сугыштан соң авыр елларны әбиләр еламыйча сөйли алмыйлар. Ачлык, ятимлек аларны бик яшьли сынаган. 12-15 яшьлек кызлар үгез җигеп җир эшкәрткәннәр, урманнан утын ташыганнар, кияргә кием булмаган, аякта иске чабата... барсы да исләренә төшә. Бүгенге көндә Мәләкәс авылыннан 2 тыл ветераны гына исән: Павлова Анна Ивановна, Трофимова Екатерина Никитична.

Минем биемем Казанцева Анна Ивановна да тыл ветеранына керә. Ул 1930 елда Керәшен Маҗыны авылында туган. Сугыш елларын сөйләп утырганы истә.

«Ипи күрмәдек, ашарга җитмәде. Ат кузгалагы, билчән, басудан җыйган черек бәрәңге болгатып, аш итеп ашаган чаклар да булды. Алабута оныннан күмәч ашый идек. Энем Николай 1941 елда туа. Кечкенә бала төрергә чүпрәк таба алмыйча интегә идек. Күршедән бер чүпрәк кисәге алып чыгып төреп йөрдек. Тиздән күрше хатын бала тапты. Ул киредән чүпрәген алып чыгып китте» дип сөйләгәне истә.

Анна 12 яшеннән атлар фермасының төп караучысы булып билгеләнә. Ат өстендә күп чаптым инде мин дип искә ала иде. Удмуртия урманына утын кисәргә алып китәләр. Удмурт хатын-кызлары бик тырыш нык иделәр, еланнан да куркып тормыйлар иде дип сөйләгәне булды.

Әтисе сугыштан кайткач, Анна әтисе белән яшәргә эзләп Удмуртия ягына такта ярырга чыгып китәләр. Кул пычкысы белән бер өйлек такта ярганнар. Шуның өчен боларга бозау белән түләгәннәр. Шулай сыерлы булалар. Сыерлы булган кеше ачтан үлмичә кала инде.

«Сыерның бозавы бераз үскәч, иткә дип суйдык. Итен төнлә, кешеләр күрмәгәндә, өй алдына күмеп куйдык. Төннәрен ит эзләп килүчеләр булды, саклап тора идек. Түбәләргә хәтле менеп эзлиләр иде, бөтен җирне актарып бетерә торганнар иде. Кышны шул бозау ите булганга ачтан үлмичә калдык», дип сөйли иде.



Кабат сугышлар булмасын иде. Безнең әби бабаларыбыз күргән авырлыкларны беребезгә дә күрергә язмасын. Шушы тыныч имин тормышның кадерен белеп яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев