Мәләкәс укучылары хәрби-тарихи уенында көмеш призер булды
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында «Җиңү юлында – 2026» дип исемләнгән хәрби-тарихи уен узды.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына һәм Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 108 еллыгына багышланган «Җиңү юлында – 2026» хәрби-тарихи уенына йомгак ясалды. Бәйгедә катнашкан 20 команда арасында Тукай районының Мәләкәс урта мәктәбе укучылары югары әзерлек күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яулады.
«Бу инде безнең дүртенче тапкыр катнашуыбыз булды. Ике катнашуда беренчелекне, ә икесендә икенче урынны яуладык. Ярышлар программасы шактый катлаулы һәм кызыклы булды. Укучылар 10 этапта үз көчләрен сынады: төз итеп басып йөрү әзерлеге, АК-74М автоматын сүтеп-җыю, «Морзе әлифбасы» аша серле пакетны уку һәм «Санбат»та беренче ярдәм күрсәтү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Шул ук вакытта тарих белеме дә зур роль уйнады — «Җиңү полководецлары» һәм «Сугыш елларында безнең як» кебек этапларда балалар туган ил тарихын яхшы белүләрен исбатладылар», – диде укытучылары Регина Васильева.
Фото: Регина Васильева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев