Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре Калинин авылында концерт куйды
Мәдәният – ул халыкның йөзе, аның тарихы һәм киләчәге.
Тукай районының Калинин авылында Мәләкәс авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталарының матур бәйрәме узды. «Кич утырыйк бергәләп» дип исемләнгән концертта җирлекнең талантлы артистлары чыгыш ясады.
«Очрашу бик җылы һәм дусларча үтте. Сәхнәгә җирлекнең тәҗрибәле башкаручылары гына түгел, ә яшь талантлар да күтәрелде. Алар тамашачыларны милли җырлар, биюләр һәм шигъри әсәрләр белән сөендерде. Бу кичә авыл халкы өчен рухи азык булды, кешеләр бер-берсе белән аралашып, үзешчән сәнгатьнең төрле якларын ача алдылар», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Марина Казанцева .

Оештыручылар һәм артистлар үз максатларына ирештеләр – тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк итеп, күңелләренә җылылык өстәделәр һәм бергә үткәрелгән вакытның кадерен тою мөмкинлеге бирделәр.
Фото һәм видеолар Культурная жизнь Мелекеса
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев