Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәс авылында тыл ветеранының өенә барып концерт куйдылар

Җиңү көне уңаеннан,Тукай районының Мәләкәс авылында тыл ветераны Анна Ивановна Павлованы, ихлас күңелдән котладылар.

Анна түти 1930 елны Калинино авылында Фекла белән Иван Мартемьяновлар гаиләсендә туа. Кечкенә, җыйнак гәүдәле Анна түтигә карап, туксан алты яшь бирмәссең дә. Күзләре яшьлек җетелеген җуймаган.  Анна түти кызы Галина һәм кияве тәрбиясендә яши. Шунысы сөенечле, Анна Ивановнаның зиһене – ачык, хәтере – яхшы.

«Мәләкәскә 1955 елны килен булып төштем. Тормыш иптәшем Иван – какмады-сукмады, матур итеп гомер кичердек. Өч балабызны – ике кыз бер улыбызны тәрбияләп үстердек. Озын гомер юлында шатлыгын да, кайгысын да татырга туры килә. Улым Геннадий, кызым Александра вафат булдылар. Өч балам булганга бик сөенәм. Бүгенгесе көндә Галина кызым белән киявем өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Алты оныгым, тугыз оныкчыгым бар. Булганына канәгать булып, шөкер итеп яшәргә өйрәнгән, сугыш чоры балалары бит без. Сугыш башланганда унбер яшь иде. Шулай балачактан ук олы кешеләр генә эшли ала торган хезмәтләрне дә башкарырга туры килде. Җиң сызганып ашлык та суктык, көлтә дә бәйләдек. Бәрәңге, чөгендер басуында чүп үләнен дә утадык. Басу-кырларны да сукаладык... Ач килеш...», – ди Анна түти.

«Тыл ветераны хөрмәтенә аның йорты каршында кечкенә генә концерт оештырылды. Анда данлыклы «Катюша» җыры да яңгырады, гармунга кушылып башкарылган башка композицияләр дә булды. Бу бәйрәм һәм бердәмлек атмосферасын тудырды», – дип яздылар Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фото Мәләкәс мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев