Хәбәрләр

Максимовлар һәм Зубриннар гаиләләре «Нечкәбил» конкурсында катнашалар

5 сентябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәктә республикакүләм «Нечкәбил» фестиваленең ярымфиналы узды.

Фестивальдә Татарстаннан 26 гаилә катнашкан. Алар арасында ике керәшен гаиләсе дә бар. Питрәч районының Көек авылыннан Светлана һәм Евгений Максимовлар; Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан Анастасия һәм Александр Зубриннар. 

Максимовлар гаиләсе
Максимовлар гаиләсе
Зубриннар гаиләсе
Зубриннар гаиләсе

Конкурс кысаларында онлайн тавыш бирү дә оештырылган иде. Нәтиҗә буенча Зубриннар гаиләсе иң күп тавыш җыйды (545 тавыш).

Фестивальнең төп девизы: «Гаилә һәм Ватан бердәм!». Конкурста катнашучылар, үзләренең ныклы гаиләләре үрнәгендә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотлык, шулай ук, күпмилләтле халыкның мәдәни һәм тарихи мирасын халыкка җиткерәләр.

Конкурсның финалы 21 ноябрь көнне, Әниләр көнендә узачак. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев