М12 трассасы буйлап туристлык зоналары барлыкка киләчәк: кемпинглар, ял зоналары, сервис объектлары
Татарстанда «Восток» М12 трассасы буйлап туристлык инфраструктурасын үстерү программасын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Инициатива кысаларында трасса буйлап кемпинглар, продукция сату өчен павильоннар, модульле санузеллар төзү, шулай ук актив ял итү зоналары булдыру каралган. Аерым игътибар аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруга биреләчәк.
Проект туристларны урнаштыру һәм ял итү белән генә чикләнмәячәк. Документта навигация күрсәткечләре, маршрутның брендлы элементлары, капиталь булмаган визит-үзәкләр һәм төбәк сувенирларын сату нокталары урнаштыру да каралган.
Шул ук вакытта субсидияләр товар сатып алуга түгел, ә инфраструктура булдыру чыгымнарын компенсацияләүгә юнәлдереләчәк.
Туристлык объектлары составына туклану пунктлары, кемпинглар, палаткалар, автомобильләр өчен навеслар, прокат модульләре, санитария зоналары, кер юу һәм душ бүлмәләре, ана һәм бала бүлмәләре керәчәк. Моннан тыш, телемедицина нокталары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, модульле мунчалар һәм ял зоналары булдыру планлаштырыла.
Программада инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру да каралган. Пандуслар, күтәргечләр урнаштыру, сукырлар һәм чукраклар өчен инфраструктураны җайлаштыру күздә тотыла.
Проектлар юл сервисының күпфункцияле зоналарында һәм трасса буендагы ял мәйданчыкларында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев