Людмила Белоусова: «Азат Хөсәенов керәшен мәдәниятен бик ярата, кызыксына иде»
5 ферваль көнне Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов вафат булды. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова аның белән бәйле истәлекләрне сөйләде.
Бу хакта «Интертат» хәбәрчесе язмасында.
– Безнең мәдәни үзәк ачылуга әле 6 гына ел. Ачылгач безгә тавыш операторы кирәк иде — киңәш сорап, кеше тәкъдим итүен сорап Азатка шалтыраттым. Без Азат белән күптән таныш: Питрау бәйрәмнәре уздырганда булыша иде, «Керәшен чибәре» бәйгесендә жюри әгъзасы булды. Ни өчен дигәндә, ул бит Мөслим районының Яңа Усы авылында үскән — ул керәшен авылы. Актаныш районында туса да, мәктәп директоры булган әтисен, укытучы булган әнисен Усыга эшкә җибәргәннәр. Азат керәшен мәдәниятен бик ярата, бик кызыксына иде. Кеше тәкъдим итүен сорап шалтыраткач: «А я тебя чем не устраиваю?» — диде. «Син бит инде өлкән кеше, атказанган сәнгать эшлеклесе, без бюджет учреждениесе, зур акчалар да юк», дим. «Мин синнән акча сорамыйм бит әле», — ди. «Күреп китим инде», — дип килде. Шулай итеп үзебезнең Җырчы Җәкәү йортының беренче көннәреннән аның белән эшләп киттек. Ул бездә 3-4 ел эшләде, сәламәтлеге начарлангач соңгы елында гына эшли алмады. Бездә бик яратып, үз итеп эшләде. Безнең мәдәни үзәк өчен аның китеп баруы зур югалту. Без аңа Җырчы Җәкәү йортын аякка бастыруы өчен бик рәхмәтле. Ул безгә бик кадерле кеше.
Ул керәшен җырларына аранжировкалар ясый иде. Аның «Әй без идек, без идек...» дигән җыры бар — бу Азат Хөсәеновның үзе үскән Усы авылына багышлап махсус язылган «Усы җыры». Аны керәшен халык җыры дип уйлыйлар, ә ул аның авторлык җыры. Сораганым да булды: «Җырыңны безнекеләр халык җыры дип җырлый — рәнҗемисеңме?». «Минем өчен бу зур горурлык, үзең исән вакытты җырыңны халык җыры дип җырлыйлар икән, композитор өчен моннан да зур шатлык, горурлык юк», — диде. Бездә эшләгәндә бөтен кичәләрдә бер зал халык белән шушы җырны җырлый иде. Без аны бик яраттык. Аны бөтен керәшеннәр яратты — үзебезнең Азат булды.
Интертат, Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Людмила Белоусова архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев