Лида Тартмина укучыларны керәшен геройлары белән таныштырды
Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Җиңү көне уңаеннан Түбән Кама районының Зур Афанас авылы китапханәсендә «Якташларыбыз сугышта һәм хезмәттә» дигән батырлык дәресе узган.
Батырлык дәресендә авылның 7нче класс укучылары һәм авыл ветераннары катнашкан.
Анда Түбән Кама керәшен этнографик-мәдәни җәмгыяте президиумы члены, Афанас авылы җирлеге пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Лида Тартмина «Керәшен геройлары» китабы турында сөйләп, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән керәшен ир-егетләре язмышы белән таныштырды.
Шулай ук, Түбән Кама керәшеннәре белән таныштырып, «Белый гусь, летящий к солнцу» китабын тәкъдим итте. Әлеге китапта Бөек Ватан сугышы герое, Зур Афанас мәктәбенең беренче директоры, чыгышы белән Келәтле авылыннан булган Михаил Зайцев турында да мәгълүмат бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев