Яңа Чишмә районындагы Ленинода яшәүче Зоя түтинең исеме туган авылы тарихы белән аерылгысыз.
Ул гомеренең күп өлешен почтада һәм сберкассада эшләп, авылдашларының ышанычын, хөрмәтен яулаган кеше. Зоя Ивановнаны белгән кешеләр, беренче чиратта, аның гаҗәеп тырышлыгы, тыйнаклыгы һәм табигыйлыгы турында сөйлиләр.
«Ул — үзенең бөтен энергиясен башкаларга игелек кылуга сарыф итә: авыл халкына, туганнарына ярдәм итә. Аңа туганнары, аларның балалары рәхмәтле. Нәкъ менә аның кайгыртуы һәм зирәклеге аркасында алар лаеклы кешеләр булып үстеләр һәм бүген үзләренең яраткан түтиләренә чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт белән җавап бирәләр», — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.
Нет комментариев