5 сентябрьда Саратов өлкәсендә VI төбәкара «Ай былбылым» фестивале узды.
Фестиваль төрле милләт вәкилләрен берләштерде һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды. Анда Татарстанның атказанган артистлары, төрле коллективлар чыгыш ясаган.
«Сүрәкә» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе: Галина Шишкина) фестивальдә керәшен җырулары һәм киемен тәгъдим итте. Ансамбль Диплом, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән һәм «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулаган.
Нет комментариев