Ленинград блокадасы тәмамлануга 81 ел тулды
27 январьдә илебез Ленинград шәһәрен фашист камалышыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтә.
27 январь – Россиянең Хәрби даны көне, ул 1995 елның 13 мартында кабул ителгән «Россиянең Хәрби даны көннәре (Җиңү көннәре) турында» Федераль закон нигезендә билгеләнде. 1944 елның 27 январенда Нева елгасы буендагы Ленинград шәһәрен 872 көн дәвам иткән геройларча саклау тәмамлана. Немец гаскәрләре Ленинградка керә алмый, шәһәрне саклаучыларның каһарманнарча каршы торуын һәм рухын сындыра алмый.
Ленинград өчен сугыш – Икенче бөтендөнья сугышының иң зур алышларыннан берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң озак дәвам иткәне. Ул - шәһәрне саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге символы. Куркыныч ачлык та, зәмһәрир суыклар да, даими артиллерия атулары да, бомбага тотулар да камалыштагы шәһәр кешеләренең һәм саклаучыларның ихтыярын сындыра алмады. Бу кешеләр өлешенә төшкән коточкыч газаплар һәм сынауларга карамастан, ленинградлылар үз шәһәрләрен илбасарлардан саклап калды. Шәһәр халкының һәм саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы мәңгегә Россия тарихында кыюлык, ныклык, рух бөеклеге һәм Ватаныбызга мәхәббәт символы булып калды.
Керәшен авылларындагы мәктәп һәм мәдәният йортларында 1941-1944 еллардагы Ленинград сугышы оборонасы һәм блокадасы - Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлык символы икәнен искә төшереп батырлык дәресләре үткәрелә.
26 январь көнне Бакалы районының Яңа Балыклы авыл китапханәсе үз укучылары өчен «Непокоренный Ленинград» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелгән. Китапханәче ленинградлыларның бу коточкыч 900 көнгә якын барган блокада вакытында ничек яшәгәннәре һәм нәрсә кичергәннәре турында сөйләгән.
«Балалар өчен блокададагы шәһәрдә яшәүчеләрнең истәлекләре тәкъдим ителде. Блокада вакытында туганнарының үлем даталарын язып барган унбер яшьлек мәктәп укучысы Таня Савичева тарихы балаларга аеруча тәэсир итте. Карау өчен Таняның көндәлеге битләре, ипигә карточкалар күрсәтелде. Китапханәче кешеләрнең үз гомерләре бәрабәренә башкаларны үлемнән коткарулары турында сөйләде. Чара барышында балалар блокаданың дәһшәтле, авыр көннәре турында шигырьләр укыдылар”,– дип язды китапханәче Наталья Васильева.
25 январь көнне Зәй районының Югары Баграж мәдәният йортында да Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көненә багышланган “Үлемне җиңгән шәһәр” исемле әдәби кичә үткәрелде.
Мамадышның Дүсмәт авылы мәктәбендә дә тарих укытучысы Газизҗан Ибраһимов җитәкчелегендә укучылар өчен хәтер сәгате уздырылган. Укытучы презентация ярдәмендә балаларга блокада шартларында Ленинградта булган авыр тормыш турында: ачлык, җылылык булмау, карточкалар буенча бирелә торган блокада икмәге, Ладога күленең бозыннан узган "тормыш юлы", бу сынауларны кичергән ленинградлыларның батырлыгы турында сөйләде.
Укучылар блокаданың төп символы – ачлыктан үлеп баручы кешеләр өчен көтелгән һәм ирешә алмаслык икмәк булуын, икмәк карточкалары, икмәк бирү нормасының үзгәрүе турында белгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев