Ләкелеләр район күләмендәге фестиваль-ярминкәдә призлы урын алды
Сарман районында оештырылган «Табигать — тиңсез хәзинә» фестиваль-ярминкәсенең «Көзге остаханә» номинациясендә Ләке авылы мәдәният йорты өченче урынны яулады.
Район күләмендәге бу конкурс «Остаханә», «Композиция», «Тәмле сыйлар», «Могҗизалы яшелчә» һәм башка номинацияләр буенча уздырылды. Анда райондагы барлык авылларның клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты.
Әнвәр Залаков исемендәге парк ул көнне мәдәният хезмәткәрләре ясап алып килгән көзге композицияләр, тәм-томлы өстәлләр белән бар халыкның игътибарын үзенә тартты.

Ләке авылының Римма Антонова җитәкчелегендәге мәдәният йортында эшләүчеләрнең «Серле урман» композияциясен дә сокланып карадылар. Нарат күркәләреннән ясалган чәчәкләр бәйләме дә матур иде. Ашъяулык ябылган өстәлдә араларыннан иң уңганнары пешереп алып килгән алма һәм кәбестә пируклары, авызда эреп китәрдәй тәмле кош телләре дә бар иде. Бакчаларында үстерелгән чөгендер, кәбестә шикелле яшелчәне дә онытмаганнар.

.jpeg)
«Игәнә» ансамбленең алыштыргысыз җырчысы, гармунчысы Райлә Асанованың бар паркны яңгыратып җырлавы, Ләке мәдәният йорты хезмәткәрләренең жюрины җыру белән каршы алуы фестиваль-ярминкәгә килүчеләрнең кәефләрен тагын да күтәрде, тирә-якка бәйрәм шатлыгы булып таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев