Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кызыл Таудан Егоровлар: «Ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны саклап калырга телибез»

Кукмара районының Кызыл Тау авылыннан Егоровлар үз хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре һәм милли традицияләргә тугрылыклары белән яшь буын өчен матур үрнәк булып тора.

Ата-бабалардан килгән йолаларны саклап гомер итүче гаиләләр — авылның чын терәге. Алар милли традицияләрне югалтмыйча, киләсе буыннарга тапшырырга тырышалар, туган җиренең киләчәге өчен янып-көеп яшиләр. Кызыл Тау авылыннан киң күңелле, кунакчыл Анфиса һәм Петр Егоровлар да нәкъ менә шундыйлардан. 

Анфиса түтинең яшьлеге, гомеренең иң матур вакытлары авыл клубында үтә. Мәдәни чаралар оештыру, авыл кешеләрен бергә туплау — аның төп эше генә түгел, ә чын күңеленнән яраткан шөгыле дә була. 

«Көн саен иртәнге сәгать биштә клуб тирәсен ялт итеп җыештырып, себереп куя идем. Бәйрәмнәр вакытында төннәр буе йокламыйча әзерләндек. Балалар да кечкенәдән минем тирәдә кайнашып, булышып үстеләр: берсе сценарий язышса, икенчесе шигырь, җырлар эзләде. Бар күңелне биреп эшләргә дә, абзар тулы мал-туарны карарга, йорт-кура тирәсен тәртиптә тотарга да өлгердек, беркайчан зарланмадык, — ди ул. — Беренче елда ук «Тиңдәшләр» керәшен ансамблен оештырдым. Гармун моңнары астында җырлап-биеп, бик күңелле яшәдек. Йөк машинасы арбасына тезелешеп утырып, күрше авылларга концерт куярга баруларны әле дә онытмыйм. «Тройсын»да җырлый-җырлый урманга менеп, аннан яфраклар алып төшеп, һәр йортның капкасына, тәрәзә йөзлекләренә кыстыра идек. «Олы көн»дә клубны чыршы ботаклары белән бизәп, йомырка җыю күренешен сәхнәләштерүләр дә матур истәлек булып саклана. Эх, күңелле вакытлар! Авылыбыз клубында 38 ел күз ачып йомганчы узды да китте...», – дип әйтә ул.

Гаилә башлыгы Петр дәдәй — бар гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүгә багышлаган мактаулы хезмәткәр. Ул «Таң» хуҗалыгында тракторчы, комбайнчы, бригадир булып эшли. Ә инде Минзәләдә техникум тәмамлаганнан соң, баш агроном, хуҗалык җитәкчесе урынбасары, идарәче вазыйфаларын башкара. Хезмәт елларында бик күп Рәхмәт хаты, Мактау грамоталарына ия була.

«Хезмәт стажым 30 елдан артык. Бүген дә авыл хуҗалыгы белән бәйле яңалыкларны кызыксынып күзәтәм, чөнки бу өлкә миңа бик якын», — ди ул.

Анфиса түти белән Петр дәдәй гомер буе бер-берсенә терәк, таяныч булып яши, авыл тормышының уртасында кайный.

«Петр ансамбльдә җырлап-биеп йөрмәсә дә, һәрчак янымда булды, теләктәшлек күрсәтте. «Тиңдәшләр» ансамблендәге кызлар белән хәзер дә концерт-фестивальләрдә чыгыш ясыйбыз, керәшеннәрнең төп бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Буыннан-буынга күчеп килгән милли киемнәребез дә кадерләп саклана. Алар бәйрәмнәрдә киелә, шул рәвешле борынгы традицияләр дәвам итә. «Качману», «Нардуган», «Май чабу», «Питрау», «Олы көн», «Тройсын» — боларның һәммәсе авыл халкын берләштерә. Быел «Нардуган»да күрше авыллардан да кунаклар килде. Бергәләп җырлап урамнарны әйләндек, һәр йортка кереп теләкләр әйттек, милли ризыклар белән сыйландык, соңыннан авылдагы самавыр янына җыелыштык», — ди Анфиса түти. 

1982 елда гаилә корган Егоровлар дүрт балага гомер бирә. Һәрберсе кечкенәдән үк туган телне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үсә. Уллары Сергей — Кукмарада, Римма, Лидия, Регина Мамадыш шәһәрендә яшиләр, шунда хезмәт куялар. Бүгенге көндә Егоровларның алты оныгы бар.

«Балалар кайтып йөри. Бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелганда өебез гөрләп тора. Оныкларым туган телдә матур итеп сөйләшә, җырларга, биергә яраталар, конкурсларда катнашалар. Алар — минем дәвамчыларым, — дип сөенә бәхетле әби. — Без ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны саклап калырга телибез. Алар — безнең тамырлар, тарихыбыз. Балаларыбыз да шуны белеп, аңлап үссен иде».

Егоровлар үз хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре һәм милли традицияләргә тугрылыклары белән яшь буын өчен матур үрнәк булып тора. 

Фото: Алсу Сәләтдинова

 «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев