Кызыл Йолдызда авыл халкы арасында макулатура җыю акциясе үткәрелде
Балык Бистәсенең Кызыл Йолдыз авылы халкы «ЭКОяз» конкурсында катнашуын киләчәктә дә дәвам итәргә уйлый, табигатьне саклау буенча төрле чаралар үткәрергә планлаштыра.
«ЭКОяз» республика конкурсы кысаларында, Кызыл Йолдызда авыл халкы арасында макулатура җыю акциясе үткәрелде. Акция алдыннан халыкка шундый кирәкле һәм мөһим акция турында хәбәр иттеләр. Халык, мәктәп елларын искә алып, әлеге чакыруга зур энтузиазм белән җавап бирделәр.
Кызыл Йолдыз клубы җитәкчесе Лариса Кибякова сүзләренә караганда, бу акция халыкны берләштереп кенә калмады, ә экологик культураны үстерүгә дә зур өлеш кертте.
«Пенсия яшендәге кешеләр макулатураны өйләреннән алуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Һәм без үз командабыз белән яхшылык эшләргә киттек. Акция барышында чараның файдасы, кәгазь җыю урманнарга ничек ярдәм итәчәге турында сөйләштек. Акция нәтиҗәләре шатландырды: бер көн эчендә авыл халкы бик күп макулатура җыйды. Җыелган макулатураны кабул итү пунктына тапшырдылар. Кешеләр үзләренең көчләре белән табигатькә ярдәм итә алуларын аңладылар. Бу бик мөһим, чөнки экология – ул һәрберебезнең эше», – дип ассызыклады ул.
Кызыл Йолдыз авылы халкы «ЭКОяз» конкурсында катнашуын дәвам итәчәк һәм киләчәктә дә табигатьне саклау буенча төрле чаралар үткәрергә планлаштыра. Аларның мисалы башка авыллар өчен дә үрнәк булып тора, чөнки бергәләшеп кенә без планетабызны саклап кала алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев