Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Курку белмәс Нагайбәк кызы Олеся Ишимова: «Биеклектән сикергәндә, үземне ирекле коштай хис иттем»

Олеся Ишимова (1980 елгы) Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районындагы Кассель авылыннан. Көньяк Урал буйлап сәяхәт итеп кайткан. Баруының төп сәбәбе, тарзанкадан сикерү булган.

Олеся Ишимова  Кассель музеенда экскурсовод булып эшли. 2024 елда Олеся Бөтенроссия «Проводники смыслов»конкурсында катнаша, бу аңа яңа мөмкинлекләр ача. Ул Сочи шәһәрендә Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Россия данын яклаган 250 экскурсоводның берсе була, шулай ук, Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында да катнаша.

2025 елның февраленнән Олеся Нагайбәк районындагы Фершампенуаз авылында иҗат йорты директоры вазифасын башкара. Ул, үз төбәгенең патриоты буларак, мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклауга башкаларны да җәлеп итү юлы белән, Көньяк Уралда туристлыкны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.

 

 

Һәрьяктан уңган-булган Олеся күптән түгел Көньяк Урал буйлап сәяхәт итеп кайткан, Сатка шәһәрендә булып, Айские притесы җирләрен дә күргән. 

«Әйләнә-тирәдә табигать искиткеч: кыялар, урманнар, елгалар — болар барысы да сүз белән әйтеп бетергесез атмосфера тудыра. Ләкин баруыбызның төп максаты «Грифон» экстрим паркын күрү иде. Нәкъ менә шунда мин беренче тапкыр тарзанкадан сикерергә карар кылдым. Яр буена җиткәч, йөрәк ашкынып тибә башлады. Мин мәйданчык кырыенда басып торганда әйләнә-тирә тынып калгандай тоелды. Тирә-якта тынлык, колак төбендә җил генә нидер пышылдый кебек.  Мин аска, кояшта ялтырап торган елгага карадым. Күңелдәге курку һәм дулкынлану хисе нидер могҗиза көтү белән бергә кушылды.  Шул мизгелдә бөтен борчулар юкка чыкты. Мин аска таба «очканда», вакыт туктап калгандай булды. Минем тирәдә чиксезлек һәм ирек кенә бар иде. Әйтеп бетергесез хис-тойгылар: колакларда җил сызгыра, ә йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә.

Җиргә аяк баскач, шатлык һәм горурлык хисе биләп алды. Бу акылга сыймаслык нәрсә иде. Мин кыядан сикереп кенә калмадым — үз-үземне, куркуымны җиңдем һәм үземне ирекле коштай хис иттем. Хәзер мин кешеләрнең ни өчен мондый экстрималь маҗараларга омтылуларын аңлыйм. Бу минем хәтеремдә мәңгегә калачак көн иде. Әле һаман да шул тойгылардан аерыла алмыйм», — дип язган ул үзенең социаль челтәрендә.

 

 

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев