Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Күп балалы әти-әниләр өчен парковкалар бушлай булырга мөмкин

Мондый инициатива белән депутат Дмитрий Гусев чыгыш ясаган. Закон проектын якын арада Дәүләт Думасына карауга кертәчәкләр.

Документларда билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен бушлай парковка Россиянең 37 төбәгендә генә бар. Моннан тыш, аның өчен шартлар бөтен җирдә дә төрле. Әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, ташлама федераль булачак.

Дәүләт Думасы депутаты билгеләп үткәнчә, берничә баланы тәрбияләү җиңел түгел, һәм мондый чаралар акчаны да, нервларны да экономияләргә ярдәм итәчәк.

«Өстәвенә, бу – гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә һәм туучылар санын арттыруга адым. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр әйтте. Закон кабул ителгәч, бөтен ил буйлап күп балалы гаиләләр тагын бер файдалы ташлама алачак. Ул аларның тормышын бераз гадирәк һәм уңайлырак итәчәк», – дип йомгаклады Гусев.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев