Кукмара шәһәренең чаңгы базасында район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек балалар арасында «Яшь чаңгычылар» ярышы узды.
Бу чарада кышкы спортның чаңгы төрен яратучы балалар актив катнашкан. Алар арасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче керәшен малае Андрей Михеев та булган.
«Андрей 100 метр дистанциядә көч сынашып 7 яшьлек балалар арасында I урын яулады. Андрей – бик тырыш, акыллы, купбалалы гаиләдән. Андрей каратэ белән шөгыльләнә, әтисе Эдуард белән чаңгыда йөрергә, конструкторлар җыярга, җырларга ярата. Яшь спортчыбызга уңышлар телибез. Бу җиңү Андрейга спорт казанышлары өчен стимул булсын иде дигән теләктә калабыз», – дип язды Светлана Яковлева.
Фото: Светлана Яковлева
Нет комментариев