Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтә барды

Кукмара районы хәрбиләргә актив рәвештә ярдәм итә. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, җәмәгать эшлеклеләре, район халкы — барысы да бергәләп гуманитар йөк җыя.

Чираттагы гуманитар йөкне Сергей Дмитреив үзе, шулай ук, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ибраһимов, Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров һәм Кукмара «Хәрби туганлык» вәкилләре озата барды.

 

Гуманитар ярдәм нигездә хәрбиләрнең үзләре биргән исемлек буенча җыелган: огнетушитель, ОСБ-плитәләр, саморез, балта, лом, көрәк, фольгаланган термоодеял, чиләк, гигиена чаралары, азык-төлек һәм башкалар.

«Бу ярдәм - бергәләп эшләү нәтиҗәсе, махсус хәрби операция зонаснда иң кирәкле әйберләр.Шулай ук, хәрбиләргә  дип пилотсыз очкычларны да сатып алып китерделәр. Алгы сызыкта булган егетләр  ярдәм итү – безнең бурыч», – дип сөйләде Сергей Димитриев.

Район волонтерлары гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша.Кукмара «Хәрби туганлык» җитәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренчә, бу 60нчы гуманитар ярдәм йөк машинасы. Бүгенге көндә барлыгы 500-600 тонна йөк, 32 автомобиль (12 автобусны да кертеп) һәм 7 мотоцикл җибәрелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев