Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары тәмамланды

14-17 май көнне Казанда «Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары булды.

«Кряшен чибяре-2026» конкурсында 10 кыз үз көчләрен сынаячак. Алар 4 көн дәвамында Казанның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә конкурс финалына әзерләнделәр. 

Әзерлек турында кызлар керәшен йолалары, күлмәкләре буенча лекция тыңлады. Вокал, хореография, шулай ук, иҗат номерларын әзерләү буенча (режиссер ярдәмендә) мастер-класс булды. «Кряшен чибяре» титулына ия булган кызлар белән дә очраштылар.

Соңгы, 4нче көнне, «Питрау-2026» бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданында яңгыраячак «Кряшен чибяре» гимнын яздырдылар. Шулай ук, видеосьемка булды.


4 көн эчендә кызлар бер-берсе белән дуслашып бетте, бик күп тәҗрибә тупладылар.

Конкурсның йомгаклау этабы 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2026» бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданында булачак. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының үз «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә. Шулай ук, конкурсның төрле номинацияләрендә җиңгән кызларга дипломнар тапшырылачак.

Алга таба финалга чыккан кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны, социаль челтәрләрне карап барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев