«Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары башланды
Бүген, 14 май көнне, республикакүләм «Кряшен чибяре-2026» конкурсының әзерлек этаплары башланып китте.
Быел конкурсның финалистлары Казанның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә 4 көн дәвамында әзерлек этаплары узачаклар.
Кызларны, беренчеләрдән булып, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе, «Кряшен чибяре»нең башкарма директоры Игорь Шрыков конкурсның шартлары һәм әзерлек этабының тәртибе белән таныштырды.
«Сез бу конкурста катнашып инде иң-иңнәр рәтенә кердегез, чөнки куркып, булдыра алмам дип уйлаучылар да бар. Шушы 4 көн эчендә бергәләп эшләрбез, конкурска ныклап әзерләнербез», – дип сөйләде Игорь.

Галим, сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров та финалистларны сәләмләде:
«Кряшен чибяре» иң абруйлы конкурсларның берсе. Монда катнашучы кызлар чыннан да йөзек кашларыбыз. Һәрберегезнең креатив икәнегез күренеп тора. Бурычыбыз - культурабыз турында күбрәк белү, аны башкаларга да таныту. Шуңа да, мондый конкурслар дәүләтнең милли политикасын тормышка ашырырга да ярдәм итә. Матур итеп шушы юнәлешне дәвам итүегезне телим», – дип кызларга теләкләрен җиткерде ул.
Катнашучы кызлар, төрле номинацияләрнең берсендә бүләкләнәчәк. Шуларның берсе — «Online Кряшен Чибяре». Финалистлар өчен «Туганайлар» сайтында тавыш биреп, әлеге номинациядә җиңүчене билгелиләр. Бу турыда «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина сөйләде.
«Йола-гадәтләрне саклау гаиләдән башлана. Нәкъ менә хатын-кыз гаилә учагын саклаучы. Ул туган телдә бишек җырлары җырлый, йолаларны өйрәтә. Безнең төп бурыч та бит керәшеннәрнең сокланып карый торган йолаларын балаларыбызга тапшыру. Сезгә бу конкурс шушы миссияне башлап җибәрергә, дәвам итәргә булышлык итәр дип ышанып калам. Кешене башта киеменә карап алалар, шуңа да, керәшеннәргә хас булган матур гадәтләрне, киемнәрне сәхнәдән халыкка тәкъдим иткәндә моны онытмагыз», – дип басым ясады Юлия Юрьевна.

Чибәрләр 4 көн дәвамында җиң сызганып эшлиячәк, дияргә дә була. Чөнки аларны көн саен иртәдән кичкә кадәр төрле мастер-класслар, лекцияләр көтә.
Беренче көнне кызлар керәшен киеме буенча лекция тыңлады. Аны этнограф, дизайнер, традицион кием белгече Юлия Әхмәтҗанова уздырды.

Ул кием үзенчәлекләре, бизәнү әйберләре турында сөйләде. Берничә кызга керәшен киеме кидереп, аның һәр элементы белән таныштырды.
«Һәркайсыгыздагы бу күлмәкләр – әйтеп бетергесез байлык. Аны саклап кына йөртегез», – дип ассызыклады.

Катнашучылар сәхнәдә чыгыш ясаганда киячәк этник костюмнарны да карады. Кызлар үз чиратында барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.
Вокал буенча масстер-классны «Бәрмәнчек» ансамбленең баш хормейстры Эльвира Камалова үткәрде. Ул финалга чыккан һәр кызны ноталар буенча эшләргә өйрәтте. Шулай ук, кызлар «Кряшен чибяре» конкурсының гимнын өйрәнделәр.


Тышкы чибәрлеккә өстәп, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү, ягъни сәхнә культурасына ия булу да мөһим. Шуны күз уңында тотып, оештыручылар дефиле буенча да мастер-класс әзерләгәннәр иде. Кызлар сәхнәдә каушап калмаска, гәүдәне төз тотарга, матур итеп атлап йөрергә өйрәнделәр. Аны XXVIII «Мисс Татарстан-2026» матурлык конкурсында «II Вице-Мисс 2026» титулына ия булган, узган ел республикакүләм Питраудагы «Кряшен чибяре» конкурсында Мамадыш муниципаль районы буенча II урынны алган Кристина Грибакова уздырды.


Бүген финалистлар бию буенча мастер-класста да . Алар конкурс сәхнәсендә үзләре башкарачак биюне өйрәнделәр. Мастер-классны хореорграф Диана Сергеева уздырды.

Көнне йомгаклап, кызлар иҗат номерларын әзерләү буенча режиссер белән эшләячәкләр. Аны конкурсның режиссеры Дмитрий Баранов уздырачак.

«Кряшен чибяре-2026» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 12 кыз теләк белдергән. Сайлап алу этабыннан соң аларның 10сы финалга узган.
Алар республиканың 6 төбәгеннән — Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Тукай районнарыннан.
«Кряшен чибяре-2026» конкурсы финалистлары:
– Ирина Тимофеева (Балык Бистәсе районы);
– Аделина Архипова (Балык Бистәсе районы);
– Алиса Сабаева (Зәй районы);
– Альбина Михайлова (Кукмара);
– Ангелина Солганова (Мамадыш районы);
– Анастасия Шумитова (Мамадыш районы);
– Дарья Дементьева (Питрәч районы);
– Ангелина Мухина ( Питрәч районы);
– София Самойлова (Тукай районы);
– Полина Григорьева (Тукай районы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев